Районда тагын бер яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Бу юлы – Иске Гәрдәледә. Пунктны кыска вакыт эчендә шәхси эшмәкәр «Касыймов» сафка бастырды. Объект 2,9 миллион сумга төште. Биредә фельдшер кабинеты, процедуралар бүлмәләре урнашкан, пункт заманча медицина һәм яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, кайнар суы, канализациясе бар, идән җылытыла, аерым котельные бар.
Пунктны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, Яр Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Альбина Шәйхетдинова, район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов, авыл халкы катнашты.