Мәләкәс авыл китапханәсендә бәйрәм көннәрендә күптән көтелгән "Акварельки"изостудиясенең беренче дәресе узды. ИЗО түгәрәгенә йөргәндә балалар яшьтәшләре белән аралашалар, башкаларның мөмкинлекләре һәм күзаллаулары белән танышалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, ә бу безнең түгәрәккә йөрүчеләрнең күбесе, ИО – әйләнә-тирә дөньяны, аның төсләрен һәм рәвешләрен өйрәнү ысулы.Беренче дәрестә кечкенә рәссамнар Кышкы төндә яктырткыч фонарь ясадылар.Беренче эш нәтиҗәсеннән балалар чын күңелдән шатландылар, киләсе дәреснең кайчан булачагы белән кызыксындылар. Барысы да күтәренке кәеф белән, канәгать һәм канатланып китте.
Мәләкәс авыл китапханәсе мөдире Л. Фәртдинова