Мәхия Гариф кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

Тукай муниципаль районы аппарат Советы җитәкчесе Гөлнара Ауезхан кызы Бордыбаш авылында  гомер кичеруче,тыл ветераны Мәхия Гариф кызы Нуретдинованы 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды Юбилярны  авыл җирлеге башлыгы Роза Абдельманова   котлады. Алар чын күңелдән аңа нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International