4 гыйнвар көнне Круглое Поле поселогында «Акчарлак» йөзү бассейнында суда "сәламәтлеккә йөзәбез" дигән күңелле стартлар узды. Кайдадыр авыр иде, ә кайдадыр киресенчә, кызык һәм күңелле, кайдадыр җиңүче йөзә белүләрен, ә кайдадыр мәзәклек һәм тапкырлыкларын билгеләде. Бүген, нәтиҗәләргә карамастан, яшь йөзүчеләр төп бурычны үтәделәр-сәламәтлеккә йөзделәр! Финишта бәйрәм кәефе һәм уңай тәэсирләр күп булды