Боерган авылында яшәүче 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген районыбызның иң өлкән кешесенең туган көне.Боерган авылында яшәүче Сибгатова Магизамал Сибгат кызы үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гасыр яшьтәшен район башлыгы Фаил Камаев  тәбрикләде.  Аның истәлекле бүләге белән чәчәк бәйләмен юбиляр шатланып кабул итеп алды.  Изге теләкләрне район башлыгы белән бергә авыл җирлеге җитәкчелеге дә җиткерде.

  Шундый матур бәйрәм ясаганнары, олылап котларга килгәннәре өчен туган көн иясе барлык кунакларга да рәхмәтләрен укыды.Магиҗамал  әби шушы яшендә дә үз аяклары белән йөреп тора алуына сөенеп бетә алмый. "Һодай шушы байлыгымнан мәхрүм итмәсен",-ди ул.  Магиҗамал Сибгат кызын100 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тормыштан ямь табып, балалар-оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International