Тукай районы" Лидер" балалар берләшмәләре берлегенең Президентын (спикерын) сайлау узды

2019 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 

Тукай районы" Лидер" балалар берләшмәләре берлегенең Президентын (спикерын) сайлау узды

2018 елның 12 декабрендә Круглое поле поселогы урта мәктәбе базасында район балалар берләшмәләре берлегенә сайлаулар узды. Сайлауларда17 мәктәптән  депутатлар – мәктәп советлары рәисләре катнашты. Процесста балалар үзләренең программалары белән чыгыш ясадылар һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Нәтиҗәдә, Тукай районы балалар берләшмәләре берлегенең «Лидер» Президенты (спикеры) итеп  Круглое поле урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Сафиуллина Лиана сайланды. Түбән Суыксу урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мортазина Әдилә Вице-президент (вице-спикер) булды. Секретарь итеп (сайт өчен җаваплы) Мәләкәс урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Солдатова Вера сайланды.

Чара бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Балалар алдында «мәктәптән тыш эшләр үзәге» директоры Л. Р. Хөсниева лидерны ачыклау өчен «чегән кибиткасы»дигән тренинг  үткәрде. «Мәктәптән тыш эшләр үзәге "УДО өстәмә белем бирү педагогы А. Г. Мохото балалар белән интерактив уеннар үткәрде. Сайлаулар тәмамланганнан соң балалар киләчәккә планнар, уртак акцияләр, чаралар, конкурслар билгеләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International