2018 елның 7 декабрендә Шилнәбаш урта мәктәбендә "яшьармия" Яшь армиячеләр хәрәкәте сафларына тантаналы керү булды.Чарага хәрби комиссар Вәлиев Дамир Шамил улы чакырылган иде.
«Мин яратам сине, Россия! Бөтенроссия патриотик җырлар конкурс, шулай ук Яшь Армия отрядлары арасында Россия һәм Татарстанның дәүләт символикасын иң яхшы белүгә «Кече ватаным символикасы!"бәйгеләре нәтиҗәләре буенча Мәләкәс урта мәктәбе, Калмия урта мәктәбе, Круглое поле урта мәктәбе балаларына грамоталар тапшырылды.
Хәрәкәтнең максаты-яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү системасын камилләштерү, яшь буында Россия тарихына, аның геройларына, күренекле гражданнарга карата кызыксыну уяту.
Хәрәкәтнең төп максаты: яшь буында география, Россия һәм аның халыклары тарихына, геройларга, күренекле галимнәргә һәм полководецларга кызыксыну уяту, балалар һәм яшьләр оешмаларының иске игелекле традицияләрен торгызу. Әлеге хәрәкәтгә 8 яшьтән башлап һәр укучы керә ала. Хәрәкәт әгъзалары укудан буш вакыт эчендә волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнер, мәдәни һәм спорт чараларында катнашыр, өстәмә белем алу, беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен алыр дип көтелә. Яшь армиячеләр хәрәкәте яшьләрне патриотлык рухында, дуслык, интернационализм идеалларында әзерләүне үз өстенә алыр дип көтелә. Без Россия тарихына һәм гореф-гадәтләренә сакчыл караучы, үз илебез өчен якты киләчәк төзергә әзер гражданнар буынының үсеп чыгуын телибез.