Бадминтон буенча традицион ачык турнир узды.

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, бадминтонны популярлаштыру максатыннан районда гаилә командалары арасында бадминтон буенча традицион ачык турнир узды.
Турнирның уникальлеге шунда ки, кортларда Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәренең гаилә командалары очрашты .Ярышларда катнашучыларның барысы да уңышка һәм җиңүгә дәгъва итте.
Барлык уеннарда да киеренке көрәш барды, ләкин спортта һәрвакыт җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр бар.
Җиңүчеләргә грамота, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International