12 январь көнне Югары Суык-Су авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фардиева Марьям Хәсән кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы Совет аппарат җитәкчесе Шафикова Гульнара Ауезхан кызы, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Ихсанов Флер Гаяз улы килделәр. Марьям әбине котлап, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.
Марьям әби Тукай районы Югары Суык-Су авылында дөньяга килә. Марьям әби Югары Суык-Су авылында гомер итә, колхозда төрле эшләрдә эшли. Иптәше белән 4 бала, тәрбияләп үстерәләр.
Бүгенге көндә 8 оныгы. 13 оныкчыгы бар.