Әлфия Когогина: «КАМАЗ-мастер» командасы янә Россиянең техник куәтен күрсәтте

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

 

Әлфия Когогина: «КАМАЗ-мастер» командасы янә Россиянең техник куәтен күрсәтте

"КАМАЗ-мастер» спорт командасы 7-17 гыйнварда Перу шәһәрендә узган «Дакар-2019» халыкара ралли-рейдының мактау пьедесталында беренче ике урынны алды.
21 гыйнварда,җиңүчеләрне Бигеш аэропортында  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелеге, ралли-рейдта катнашучыларның туганнары һәм якыннары каршы алды.
«Безнең егетләр Россия һәм Татарстанданын яклады, ,«КАМАЗ-Мастер» командасы дөньяда иң көчле Команда булуын тагын бер кат исбатлады, Россиянең техник куәтен һәм максатка ирешүдә ныклыгын күрсәтте», – дип мөрәҗәгать итте Әлфия Когогина барлык катнашучыларга.
Пилот Эдуард Николаев, штурман Евгений Яковлев һәм механик Владимир Рыбаков «Дакар» ны өченче тапкыр рәттән отты. Пилот Дмитрий Сотников, штурман Дмитрий Никитин һәм механик Илнур Мостафин көмеш призерлар булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International