Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, 2019 елның 20 гыйнварында «Яшел патруль» һәвәскәрләр берләшмәсе белән берлектә, «Кышын кошларны ашатыгыз»экологик акциясендә актив катнаштылар. "Яшел патруль» һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар үз куллары белән җимлекләр ясадылар, аны төрле азык белән тутырдылар һәм аларны мәдәният йорты территориясендә элделәр. Безнең җимлек кошларга бик ошады, һәм алар аңа рәхәтләнеп ял итәргә килделәр. Кышын кошларны сакларга! Яхшылык эшләгез! Пластик шешәдән, кәгазь тартмаларыннан җимлек ясауга-нибары ун минут кирәк.
Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева