2019 елның 24 гыйнварында Татарстан авыл китапханәсе " Хәрби дан көне" уздырды. Әлеге тарихи чара Ленинград блокадасы өзелүгә75 ел тулу уңаеннан оештырылды. Балаларга блокада вакытында шәһәр тормышы, Ленинград халкының җилкәсенә төшкән авыр хәлләр, "Тормыш юлы " һәм тарихыбызның шушы куркыныч көннәре истәлегенә куелган һәйкәлләр турында презентация күрсәтелде.
Аннан соң китапханәчеләр Ленинград турында язучыларның шигырьләрен,әсәрләрен укырга тәкъдим иттеләр. М. Дудин, Радченко, А. Әхмәтова, А. Трубин, А. Прокофьев, С. Перевязко, Ю. Воронов һәм башка авторларның шигырьләре укылды.