Бажов әкиятләренә багышланган китап күргәзмәсе эшли башлады

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 27 гыйнварында язучы Павел Петрович Бажовның тууына 140 ел тулды ,шул уңайдан   Татарстан авыл китапханәсендә 28 гыйнвардан язучының иҗатына багышланган «Бажов әкиятләре искиткеч урыннар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында әдәбият һәм аның әсәрләре тәкъдим ителде. Барлык теләүчеләр П. Бажовның биографиясе , шулай ук «Көмеш тояк», «Малахит  шкатулкасы»,  «Таш чәчәк» һ.б. әкиятләре белән белән таныша  алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International