2019 елның 6 гыйнварында Тукай муниципаль районында су биологик ресурсларын саклау һәм «Ишкай», «Алан» Иштирәк авыл җирлеге һәм «Большое бережное» Бәтке авыл җирлеге күлләрендә кышкы йозакларны булдырмау максатыннан " Рыбе-Быть (Балык-Булсын!)» бәке ую буенча акция оештырдылар.
Балыклар уңайлы шартларда Кышны кичерсен өчен белгечләр ике ысул куллана – профессиональ һәм халыкчанлык. Беренче ысул махсус җиһаз ярдәмендә гамәлгә ашырыла , Аның эшләү принцибы- аквариумнар өчен классик компрессоркебек( һаваны ала һәм аны суга җибәр) .Икенче ысул - салам суган бораулап кертү,ул күлдә яшәүчеләргә өстәмә кислород булдыра
Әлеге чарада Иштирәк авыл җирлеге башлыгы, Бәтке авыл җирлеге башлыгы, Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм һәвәскәрләр катнашты.
Бүгенге көндә Тукай муниципаль районы эшенең иң мөһим юнәлешләренең берсе -су биологик ресурсларын һәм гомумән, әйләнә - тирә табигый мохитне киләчәк буыннар өчен саклау