Калмия авыл җирлегенә караган,Малтабар авылында яшәүче Ситдикова Минзифа Миргәрәй кызы узенең 90 яшьлек юбилеен каршылады,Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гузәл Шакирова ,район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов ,авыл җирлеге башлыгы, балалары һәм туганнары котлады. Юбиләргә чын күңелдән нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр. Минзифа Миргәрәй кызына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм район башлыгы Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырдылар