"Ул чәчәкләр яратты» - хәтер дәресе

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

"Ул чәчәкләр яратты» - хәтер дәресе
 2019 елның 25 гыйнварында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында Әфганстанда һәлак булган якташыбыз,"Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнгән   Сергей Александрович Поповның туган көне уңаеннан «Ул чәчәкләр яратты» дигән хәтер дәресе әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чарада «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Родина» патриотик клубы әгъзалары, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, Кенәз авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы һәм Сергей Поповның әти-әниләре катнашты.   Митингта катнашучылар бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары Сергей Попов һәйкәленә, мемориаль такта һәм каберенә тере чәчәкләр салдылар. 

 

Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International