Татарстан сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

 

Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында – 3,1 мең тонна. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,5 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна.

Сөт сату күләме буенча беренче ун төбәккә шулай ук Киров өлкәсе (1,7 мең тонна), Свердловск (1,6 мең тонна), Ленинград өлкәсе (1,6 мең тонна), Мәскәү (1,5 мең тонна), Белгород (1,3 мең тонна), Новосибирск (1,3 мең тонна), Вологда (1,2 мең тонна) өлкәләре керә.

Илнең авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан тәүлегенә уртача савым 15,33 кг тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 0,9 кг ка артыграк.

"Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3 мең 396,9 тонна тәшкил итә, бу 93,2 тоннага яки узган елның шул ук датасына караганда 2,8% ка артыграк», – дип билгеләп үтте министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, Россия авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган товар сөтнең 7,5% ы республика өлешенә туры килә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм, сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, уңай нәтиҗәләр билгеләнә.

2019 елның 29 гыйнварына Татарстан Республикасы буенча сөт саву һәм сату турында оператив мәгълүмат белән. Безнең сайтта «оператив мәгълүмат»бүлегендә танышырга мөмкин. http://agro.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_178938.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International