Новотроицкое авылында яшәүче Сылу Ибраһим кызы Йосыповага 90 яшь тулды.
Бу көнне аны юбилее белән Тукай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Гөлнара Ауезхан кызы,туганнары , авыл җирлеге башлыгы котлады .
Г. Шәфыйкова юбилее белән котлап, тыл ветеранына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын укыды , озак еллар намуслы хезмәте өчен хөрмәт белдерде, чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен, иминлек, озын гомер теләде һәм бүләк тапшырды.