Әлфия Когогина: Безнең уртак эшебез республиканың милли проектларда, дәүләт һәм федераль максатчан программаларында максималь катнашуына юнәлдерелгән
Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, республика министрлыклары җитәкчеләре киңәшмәсе узды.
"2018 елда Татарстан Республикасына Россия Федерациясе бюджетыннан 115,9 млрд. сум җәлеп ителгән, шуларның 34,8 млрд.сумы – эшче төркем тарафыннан, аның җитәкчелеге миңа йөкләнгән. Бу «Сәнәгатьне үстерү һәм аның конкуренциягә сәләтен арттыру» дәүләт программасы һәм сәнәгатьне үстерү фонды программалары буенча акчалар", - дип шәрехләде Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең 25 дәүләт программасында һәм 9 федераль максатчан программада катнаша. 2019 елга федераль финанслау өлешендә бүгенге көнгә 43,7 млрд. сум күләмендә гаризалар бирелгән, шулардан расланган лимит 33,1 млрд.сум тәшкил итә. Федераль министрлыклар, дәүләт корпорацияләре һәм үсеш институтлары конкурсларында катнашу нәтиҗәләре буенча әлеге акчаларның артуы көтелә.