Социаль хезмәт алучылар социаль челтәрләрнең файдасы һәм зыяны турында белделәр.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

    2019 елның гыйнварында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль педагоглар Римма Шакирова һәм Айгөл Сәлимова «Социаль челтәрләрнең файдасы һәм зыяны» дигән темага чара уздырдылар. Чарага социаль хезмәт алучылар чакырылган иде.

       Чара социаль челтәрләрдә эшләгәндә уңай һәм тискәре якларны ачыклау өчен юнәлдерелгән иде.

       Чараның төп бурычлары - социаль хезмәтләрдән файдалана алу, мәгълүмат белән эшли белү, башкаларны тыңлау. Социаль  челтәрләр - хәзерге вакытта шактый актуаль тема. Анда утырганда бик күп кеше үз  вакытын югалта һәм аның никадәр юкка сарыф ителүен аңлап бетерми.

       Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 15 социаль хезмәт алучы катнашты.

       Чара барышында социаль челтәрләр, аларның зыяны һәм файдасы турында сөйләнелде, «Аркалар аркада», «Ассоциация» күнегүләре үткәрелде, «Яхшы киңәшләр» уены уйналды, «Күзләр өчен гимнастика» рефлексиясе үткәрелде һәм презентация тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International