2018 елның 1 февралендә «Патриот» хәрби дан музеенда «Ты выстоял, Великий Сталинград!» дигән батырлык дәресе узды . 2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн. Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата. Сталинград көрәше вакытында хәрби хәрәкәтләр җәелдерелгән гомуми мәйданның 100 мең кв. км....
2 февраль - Россиядә Хәрби дан көне, немец-фашист гаскәрләрен Сталинград шәһәре янында тар-мар иткән көн.
Сталинград көрәше 1942 елның 17 июлендә башлана. Ул икенче Бөтендөнья сугышында борылыш ясый. Әлеге көрәш барышында совет армиясе гитлер Германиясе гаскәрләрен тулысынча туктата.
Сталинград көрәше вакытында хәрби хәрәкәтләр җәелдерелгән гомуми мәйданның 100 мең кв. км. тәшкил итүе билгеле. Анда 2 млн кеше, 2 мең танк, 2 мең самолет, 26 мең берәмлек орудие катнаша. Нәтиҗәдә совет гаскәрләре фашистларның 2 немецлар армиясеннән, 2 - румын һәм тагын бер итальяннар армиясеннән торган коточкыч зур армиясен тар-мар иттеләр.
1942 елның 19 ноябрендә куәтле артиллерия әзерлегеннән соң Кызыл Армия танк һәм механикалаштырылган частьләр көче белән һөҗүм башлый. Совет гаскәрләре, Германиянең союздашларын чигенергә мәҗбүр итеп, 330 мең солдатлы 22 дивизияне камап алып, 23 ноябрьдә боҗраны тоташтыралар.
Совет командованиесе камап алынган частьләргә ультиматум тәкъдим итә. 1943 елның 2 февралендә Сталинградта дошман армиясенең калдыклары әсирлеккә биреләләр. Сугыш барган 200 көндә дошман үлеләр һәм яралылары белән 1,5 миллионнан күбрәк кешесен югалта.
Россиянең кыскача тарихыннан алынган мәгълүмат.