25-29 март көннәрендә илнең барлык төбәкләрендә Халыкара театр көне уңаеннан «Мәдәни минимум»Бөтенроссия акциясе узачак.
Акция яшьләргә гамәлдәге мәдәни традицияләрне сакларга һәм яңаларын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук төрле буын вәкилләренең спектакльләрен карау өчен берләштерәчәк.
"Мәдәни минимум» кысаларында актив иҗади яшьләр дусларын, танышларын һәм туганнарын үз шәһәрләрендәге театр мәйданчыкларына чакырачак, анда махсус чаралар программасы әзерләнәчәк. Акциянең оештыручылары булып Региональ театрлар чыгыш ясаячак, бу чараларда бушлай катнашырга мөмкинлек бирәчәк. «Таврида» форумының «ВКонтакте» рәсми төркемендә акцияне үткәрү урыннары турында тулырак белергә мөмкин булачак (vk.com/tavridaforum).
Чара Россия Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Таврида»Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумында катнашучылар ярдәме белән Россия мәдәният үзәге тарафыннан оештырыла.