"Чиста һәйкәл " акциясе».2019 елның 11 февралендә, сугышчы интернационалистларны искә алу көне алдыннан Кенәз авыл җирлегендә " Чиста һәйкәл"акциясе үткәрелде. Акциянең максаты-Әфган, Чечня сугышында күрсәткән сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл территориясен кардан чистарту, патриотик хисләр һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының батырлыгы өчен горурлык тәрбияләү. Акциядә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм волонтерлар катнашты. Иреклеләр һәйкәлне һәм аның янәшәсендәге территорияне кардан чистарттылар, энтузиазм белән эшләделәр
Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева