Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы активистлары Актаныш районында патриотик чаралар оештыруда катнаштылар. 9 февраль көнне Яңа Богады авылында Әфганстандагы сугышта катнашкан Данил Нәбиуллин йорты фасадына мемориаль такта ачу тантанасы булды.
Республиканың Тукай, Актаныш, Мөслим, Минзәлә, Сарман районнары һәм Яр Чаллы шәһәре афганецлары якташыбыз каберенә бардылар, авыл мәдәният йортында оештырылган «Язмышнын бер сынавы " хәтер кичәсендә катнаштылар.
Кичәдә әфганчы ветераннарыннан тыш, авыл һәм район җитәкчеләре, авыл халкы һәм урта мәктәп укучылары да катнашты.
Һәлак булучылар турында искә алу-исәннәрнең намус эше.
Хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе
Тукай районы башлыгы А. М. Якупов