Круглое Поле поселогында 37нче тапкыр уздырыла торган ярышта төрле яшьтәге 520 кеше катнашты

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

 

9 февральдә Круглое Поле поселогында «Россия чаңгы юлы-2019» Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Бу чара бөтен ил буенча чаңгы спортын яратучыларны берләштерә. "Россия чаңгы юлы" ел саен үткәрелә һәм һәрвакыт зур кышкы бәйрәм булып тора. Йөгерештә профессиональ чаңгычылар да, һәвәскәрләр дә катнаша. Әлеге ярышларның максаты - сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалау.

Круглое Поле поселогында 37нче тапкыр уздырыла торган ярышта төрле яшьтәге 520 кеше катнашты. Йөгерүдә катнашучыларның барысы өчен дә кайнар чәй һәм тәмле коймак оештырылган иде. Барлык җиңүчеләргә дипломнар һәм медальләр бирелде. Теләүчеләр чаңгы ярышлары буенча ГТО нормативларын тапшырдылар. Чарада катнашучылар күңел күтәренкелеге һәм энергия алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International