14 февральдә Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау:төбәкара көн тәртибе»дигән эшлекле сессиясе узды. Чарада Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин, төбәкләр башлыклары, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, АПК идарәсенең төбәк органнары, бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.