2019 елның 14 февралендә Тукай районының Әфган хәрәкәте активистлары, Сарман районы җитәкчелеге чакыруы буенча, Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Безнең әфганчылар күрше район хезмәткәрләре белән берлектә Сарман авылы һәйкәленә чәчәкләр салдылар, тантаналы чарада катнаштылар һәм сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар.
Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннарының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе А. М. Якупов