14 февраль-Халыкара китап бүләк итү көне!

2019 елның 15 феврале, җомга

14 февраль-Халыкара китап бүләк итү көне! Татарстан авыл китапханәсе инде икенче ел Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган акциядә катнаша.

Акция кысаларында китапханә хезмәткәрләре "Куллар кулга" отряды волонтерлары Нуриева Әлмира белән берлектә бистәнең өлкән кешеләренә китаплар бүләк иттеләр.Очрашуда аларга әлеге тематик көннең тарихы турында сөйләделәр. Әбиләр һәм бабайлар бик теләп бүләк итеп китаплар кабул иттеләр һәм бик сөенделәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International