Пенсия фонды 2019 елның 1 мартына кадәр хезмәткәрләр турында мәгълүматлар кабул итә. 2018 ел өчен Тукай районында урнашкан 1,5 мең оешма ,35 меңнән артык хезмәткәр өчен хисап тотарга тиеш.
Эш бирүчеләр үз хезмәткәрләре өчен мәгълүматларны елга бер тапкыр бирәләр. 2019 елдан тәкъдим ителгән мәгълүматларның формалары һәм форматы үзгәрде. Эш бирүчеләр аларның үзгәрешләрен Россия Пенсия фонды сайтында бушлай программалар, форма һәм беркетмәләр бүлегендә күзәтеп тора ала.
Хисаплылыкны электрон элемтә каналлары буенча тапшырырга тәкъдим ителә. Әгәр хисап вакытында тапшырылмаган яки мәгълүматлар дөрес булмаган икән, эш бирүчегә мондый һәр хезмәткәр өчен 500 сум күләмендә штраф яный.
Отчет кабул иткәннән соң, Россия Пенсия фонды белгечләре март дәвамында 2018 ел өчен тукайлылар турында мәгълүматларны тулыландырачак. Яңартылган мәгълүматларны район халкы гражданинның шәхси кабинетында апрель аенда РПФ сайтында күрә алачак.