Иске Абдул авылы мәдәният йортында , герой-шагыйрь Муса Жәлилнең ижатын зурларга авылыбызнын шигырь сөюче дуслары һәм Әнже апалары житәкчелегендә Яр Чаллы шәһәрең 2 гимназиясеннән 6 класс укучылары килде. Балалар бик матур итеп шагыйрьнен тормыш юлы, анын көрәштәшләре (жәлилчеләр) белән таныштырдылар, сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр. Аларны әзерләгән укытучы-остазлары Гөлнар, Лилия, Әнже апаларына чын кунелебездән рәхмәтебезне житкерәбез.
Бәйрәм ахырында балаларга” Гиндукуш” хәрби дан музееннан, махсус музейнын 10 еллык юбилеена әзерләнгән, календарьлар, буклетлар буләк иттек. Авылыбыз горурлыгы булган ике һәйкәлгә чәчәкләр салдык, истәлеккә фотога төштек.
Минемчә, шигырияткә гашыйк, матур итеп шигырь сойләгән балалар мактауга лаек! Алар әти-әниләренен горурлыгы!
Резеда Гарипова