2019 елның 14 февралендә "Комсомолец урта мәктәбе" базасында «Иң яхшы вожатый 2019» отряд вожатыйлар республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
«Иң яхшы вожатый» республика бәйгесенең муниципаль этабында Тукай районының төрле белем бирү учреждениеләреннән 11 укучы катнашты. Бәйгедә алар үзләре турында сөйләделәр, отряд эше үткәрделәр, шулай ук интеллектуаль уеннарда катнаштылар. Балалар тарафыннан үткәрелгән мастер-класслар бәйге тотучыларның күпкырлы булуын бәяләргә мөмкинлек бирде: оештыру сәләте, аралашучанлык, креативлык, коллектив белән эшли белү. Барлык катнашучылар да лаеклы һәм кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча:
3 нче урында-Яңа поселогы урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Җаббарова Җәмилә ,
2 нче урында - Түбән Суыксу урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Мортазина Әдилә ,
1 нче урында -Кенәз урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы .
Бәйгедә катнашучылар төрле номинацияләрнең грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.