Урман тармагы хезмәткәрләренең һөнәрләрен популярлаштыру һәм мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү максатыннан Кенәз мәктәбендә Лубян урман-техник колледжы вәкилләре белән очрашу оештырылды. («Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем учреждениесе (рус. Лубянский лесотехнический колледж) — Татарстанның Кукмара районы Лубян авылында (1938-2002 елларда шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта һөнәри белем бирүче уку йорты ).Алар безнең район укучыларын көллият эшчәнлеге, мәгарифнең гамәлгә ашырыла торган дәрәҗәсе, укыту формалары, норматив уку вакыты турында мәгълүмат белән таныштырдылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар.
Безнең чарада Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Алар мәктәп урманчылыгы отрядларының эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм аларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр