2019 елның 7 февралендә Иске Абдул авылының "Гөлчәчәк" балалар бакчасы базасында тәрбиячеләр өчен "Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү юлы"темасына куст семинары булып узды. Семинар эшендә тәрбиячеләр, «Гиндукуш» хәрби дан музее директоры Резидә Гарипова катнашты. Чарада катнашучылар әзерлек төркемендә сүз үсеше буенча дәрестә булдылар, "Тыныч булсын күгебез» исемле музыкаль куелыш карадылар, «Гиндукуш» сугышчан дан музеена багышланган проект презентациясе белән таныштылар.