«Минем әти-әнием Һөнәре» дигән рәсем конкурсы узды

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

2019 елның 18 февралендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елына багышланган «Минем әти-әнием Һөнәре» дигән рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурсны оештыручылар балаларны яңа һәм заманча һөнәрләр белән таныштырдылар, балалар белән кешеләр тормышында хезмәт мөһимлеге, теге яки бу һөнәр ияләре нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләштеләр. Конкурста 12 бала катнашты. Балалар рәсемнәре хисләр, илһам белән башкарылган.    Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри йомгак ясады. Барлык катнашучыларга да грамоталар тапшырылды.  

Тамара Тузеева ,Кнәз мәдәният йорты директоры

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International