21 нче февраль – Халыкара туган тел көне .Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.
Шушы уңайдан Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре"Туган тел белгечләре" дигән темага викторина уздырды. Балалар татар, чуваш һәм рус телендә шигырь сөйләп, үзебезнең туган телебезгә карата булган хөрмәтләрен күрсәттеләр,викторина сорауларына җаваплар бирделәр Алар уен барышында тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Бу көнне без туган ягыбызның һәм туган телебезнең байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инандык,дип яза мәдәният йорты директоры Т. Тузеева