Республикабызда ел әйләнә халкыбызның мирасын саклау һәм балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү буенча бик күп чаралар бара. Шул чараларның берсе буларак, Тукай районы Дөреш авылы,"Балкыш" Үзәгендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә һәм Халыкара Туган тел көненә багышланган шигырь cөйләүчеләр бәйгесе булып узды. Чарада район мәктәпләреннән алтмышлап укучы катнашканга, бәйге ике көн дәвам итте. Егерменче февральдә узган бәйгене чын мәгънәсендә шигърият бәйрәме дип атарга мөмкин! Шигырь сөйләүче балалар үзләрен сәхнәдә оста тотулары һәм шагыйрьләр иҗатын күңелгә үтәрлек итеп сәнгатьле укулары белән сокландырды. Араларында бугеннән сәхнә йолдызы булырлык зөбәрҗәтләр дә бар иде. Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хадиева Диләрә, Новый поселыгы урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Хайруллина Динара, Бәтке урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Нургалиева Аделина, Кнәз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Хәйруллина Әдилә башкаруында яңгыраган Җәлил шигырьләре шагыйрьнең ялкынлы йөрәк хисләрен тулысынча ачып салды. Мәләкәс урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Самойлова Лиана Р.Сафинның “Кыр казлары” шигыре белән тыңлаучыларны зәңгәр офыкларга күтәрде.
Шунысы куанычлы: шигырь бәйгесендә ир балалар да катнашып, җиңү яуладылар. Сәмәкәй төп белем бирү мәктәбеннән 5 нче сыйныф укучысы Сөләйманов Рузил, Теләнче Тамак урта мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Лотфуллин Шәүкәт. Күзкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Гайнетдинов Булат Муса Җәлил шигырьләрен югары дәрәҗәдә башкардылар.
Катнашучылар беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр булып . татарча чиста сөйләмнәре белән телебезнең моңлы әһаңнәрен һәр йөрәккә җиткерде. Афәрин , балалар ! Жюри әгъзалары - Тукай районының "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" диреторы Хөсниева Лилия Рафаилевна, шушы үзәкнең педагог оештыручысы Әүхәдиева Илүсә Азатовна һәм мин язучы, шагыйрь Исламова Зимфира Нәсыйховна бәйгедә катнашучы укучыларга һәм аларның тырыш остазларына рәхмәтебезне белгердек. Өстәп шуны әйтәсе килә: бәйгедә сез барыгыз да җиңүчеләр барыгызга да мактауга лаек! Телебезне хөрмәт иткән, язучыларыбызны, шагырьләребезне яратып укыган, туган телдә үзләре дә әдәби әсәрләр иҗат иткән, татарча матур сөйләшкән балаларның үсеп килүе киләчәктә милләтебезнең ныклы терәге булачагына ышаныч уята.
Шагыйрь Исламова Зимфира Нәсыйховна