22 февраль көнне Шилнебаш авылы " Тополек» балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел, син матур тел» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чара авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм татар теле тәрбиячесе белән берлектә үткәрелде.
Мәдәният йорты директоры Пономарева Анжелика бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, балалар белән «Тәрҗемәчеләр»уенын үткәрде.
Авыл китапханәсе мөдире Нурзилә Нигъмәт кызы «Иң акыллы», «Әкият белгече»конкурслары уздырды.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шулай ук «Алты Иванов – алты капитан» дигән мультфильм карадылар,балалар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар, татар теле тәрбиячесе Резидә Мулланур кызы оештырган татар һәм рус милли уеннарында катнаштылар.
Чара ахырында балалар Халыклар дуслыгы гимнын тыңладылар.
Авыл китапханәсе мөдире Бариева Н. Н.