Кенәз авыл җирлегендә сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган «Кызыл тюльпан» патриотик акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында 2019 елның 17 февралендә Князево авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге ветераннар Советы әфганчыларның гаиләләрендә булдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әфганчыларның гаиләләренә тирән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. "Ватан» патриотик клубы әгъзаларың үз куллары белән ясаган "Кызыл тюльпаннар"ын бүләк иттеләр.