2019 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең Тукай муниципаль районы бүлекчәсе «Шәфкать"халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белән берлектә 2018-2019 елларга инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.
Чара Теләнче Тамак авылы сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә «Минем киләчәк һөнәрем»темасына узды.
Түгәрәк өстәл эшендә түбәндәге белгечләр катнашты:
- Яр Чаллы шәһәре мәшгуллек узәгенең Тукай районы буенча филиалы мөдире Сиврюк Татьяна Николаевна һәм һөнәри белем бирү һәм профориентация бүлегенең өлкән инспекторы Солтанова Гөлүсә Милос кызы;
- Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тукай муниципаль районындагы " Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Назарова Елена Геннадий кызы һәм гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Насыйрова Ләйсән Каюм кызы.
Тукай районы буенча филиалы мөдире Сиврюк Т. Н. хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган төп вакансияләр турында әйтеп узды . Өлкән инспектор Солтанова Г. М. балаларга һөнәри юнәлеш бирүче тест сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте.
«Шәфкать”халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Назарова Е. Г. балигъ булмаганнарга һәр һөнәрнең тормышка ашырылуы перспективалары турында аңлатмалар бирде. Азакта гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Л. К. Насыйрова балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә үткәрде.
Очрашу ахырында нәтиҗәләр ясалды, балаларга әлеге тема буенча сораулар килеп туган очракта кая мөрәҗәгать итәргә дигән киңәшләр бирелде. Әлеге чарада 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 11 инвалид бала катнашты.