2019 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтә «ЭТЮД» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча IX Республика темпо-турнирының зона этабы старт ала. Ярышларда Актаныш, Тукай, Минзәлә районнары, шулай ук Яр Чаллы шәһәре командалары катнашачак.
Чараны оештыручылар -«Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе, «Этюд» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Пенсия фонды Идарәсе һәм шәһәрнең Физик культура һәм спорт идарәсе .
Ярышлар өлкән буын гражданнары арасында шахмат һәм шашка пропагандасы һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Турнир 4 төркемдә узачак: шахмат буенча ир-атлар турниры, хатын-кызлар арасында шахмат турниры, шашка буенча ир-атлар турниры, хатын-кызлар турниры.
Турнирда :
- зонада Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында команда беренчелеге;
- шәхси беренчелек – ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында шахмат һәм шашка буенча аерым беренчелек.
Турнирны ачу тантанасы: 25 февральдә 10.00 сәгатьтә
Турлар расписаниесе:
1 тур –10.20-10.40, 2 тур –10.40-11.00, 3 тур - 11.00-11.20
Турнирның ябылу һәм бүләкләү тантанасы: 11.40сәг.