Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең Тукай муниципаль районы бүлекчәсе хезмәткәрләре «Шәфкать"халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә 2019 елның 21 февралендә Теләнче Тамак интернат-мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен очрашу үткәрделәр. Мәктәп укучылары Е. А. Климов методикасы буенча "Дифференциаль-диагностик сораштыру» һөнәри тестлауда катнашты.Бу методика һөнәри мәнфәгатьләр өлкәсен, шулай ук һөнәр сайлау стратегиясен һәм һөнәри белем алу мөмкинлекләрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Әлеге дәрес ,балаларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, психологик күнегүләрне үз эченә алды, аларга тест нәтиҗәләре буенча фикер алышуда актив катнашырга мөмкинлек бирде. Очрашуның йомгаклау өлешендә балалар белән эмоциональ халәтне коррекцияләү өчен арт-терапия күнегүләре үткәрелде.