Ана капиталы: түбән керемле гаиләләргә айлык түләү

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Пенсия фонды идарәсе ана капиталы акчаларыннан айлык түләү билгеләү өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Мондый мөмкинлек агымдагы ел башында, РФ Хөкүмәте тарафыннан Россия гаиләләренә балалар белән ярдәм итү буенча кабул ителгән яңа демографик чаралардан соң барлыкка килде. Исегезгә төшерәбез, яңа юнәлеш 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган яисә уллыкка алынган ,түбән керемле (гаиләдә бер кешегә 1,5 яшәү минимумыннан кимрәк) гаиләләргә кагыла . Ул балага 1,5 яшь тулганчы башкарыла, әмма беренче түләү чоры бер елга исәпләнгән. Шуннан соң аны билгеләү өчен яңадан гариза бирергә кирәк. Гаиләнең гомуми керемен исәпләгәндә хезмәт хакы, премияләр, пенсияләр, социаль пособиеләр, стипендияләр, төрле компенсацияләр, алиментлар һ.б. исәпкә алына. Гадәттән тыш хәлләргә бәйле рәвештә, федераль бюджеттан бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күләме, банк депозитларыннан керемнәр һәм милекне арендага бирү исәпкә алынмый. Әгәр дә балалар гаиләнең керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүматлар бирелсэ, шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән  гражданнарга айлык түләү билгеләнми.

Моннан тыш, мондый түләүне кирәк булганда туктатып була. Ана капиталыннан түләү күләме гаилә яшәгән төбәккә һәм узган елның 2 кварталы өчен баланың яшәү минимумына тигез. Әгәр гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем соңгы 12 айда 14.034 сумнан ким булса, гаилә мондый түләүгә хокуклы. Тукай гаиләләре өчен түләү күләме 8.896 сум тәшкил итәчәк.

Айлык түләү өчен гаризаны РПФ яки дәүләт хезмәтләре порталы сайтында шәхси кабинет аша, шулай ук Пенсия фонды яки КФҮнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итеп бирергә мөмкин.

Горячая линия ПФР 8 800 302 2 302

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843)279-27-27

Интернет-сайты www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пресс-служба ОПФР по РТ (843)279-25-13, +7937-622-60-81  pressa.pfr@gmail.com

Контакт-центр Управления ПФР по РТ     30-42-42

E-mail     383074@mail.ru

SMS-сообщения     +7-960-088-30-74

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International