Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, физик культураны һәм спортны пропагандалау максатыннан 3-4 гыйнвар көнне Тукай муниципаль районының Күзкәй урта мәктәбе спорт залында спорт мәктәбен тәмамлаучылар һәм яшь спортчылар арасында өстәл теннисы буенча иптәшләрчә очрашу узды. Анда 18 спортчы катнашты. Очрашу җылы шартларда узды.