Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Грипптан ничек сакланырга? " дигән темага социаль хезмәт алучылар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә вакытында грипп билгеләре санап үтелде, өзлегүләрне кисәтү өчен дәвалау кирәклеге күрсәтелде. Һәр хезмәт алучыга белешмәлекләр таратылды. Чара Теләнче-Тамак интернат-мәктәбендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылды,барысы 11 балигъ булмаган бала катнашты.