23 февральдә, шимбә көнне, районда беренче тапкыр зур спартакиада уздырылды. Спорт ярышларында барлык авыл җирлекләреннән вәкилләр, оешма һәм предприятиеләр, бюджет оешмалары хезмәткәрләре, район хакимиятендә эшләүчеләр катнашты.
Ярышларга халык актив килде, теркәлүчеләр саны 400дән артып китте. Спартакиадага Яңа поселогының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә сәгать 9да старт бирелде. Гадәти спорт ярышлары гына түгел, бәйрәмчә итеп оештырганнар иде чараны. Катнашучыларның кәефләре күтәренке, барысы да җиңүгә омтылыш белән килгән, яшьләрнең күзләре аерата янып тора иде.
Катнашучылар, үзләре теләгән спорт төрен сайлап, командаларга бүленде hәм чиратлашып ярышларга таралды. Командалар спортның тугыз төре буенча – шахмат, чаңгыда узышу, өстәл теннисы, йөзү, волейбол, армрестлинг, дартс, бадминтон, канат тарту ярышларында көчләрен сынады.
Ярышлар берничә мәйданчыкта – Яңа поселогы урта мәктәбенең спорт залында, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә hәм чаңгы трассасында, Круглое Поле поселогының «Акчарлак» бассейнында һәм Сосновый Бор поселогының универсаль спорт залында узды.
Гомуми исәп буенча авыл җирлекләре арасында беренче урынга бикләнлеләр лаек булды. Икенчедә – мәләкәслеләр, өченче урында – Әҗмәкәй авыл җирлегеннән килүчеләр.
Оешма һәм предприятиеләр командалары арасында беренчелек «Чаллы-Бройлер» җәмгыятендә булса, икенче урынны район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре алды. Ә менә өченче урынны яулаган район хакимияте хезмәткәләре үз бүләкләрен – велотренажерны балалар шөгыльләнсен өчен «Балкыш» лагерена бүләк итәргә карар кылдылар.
Авыл җирлекләре арасында да, оешмалар арасында да беренче урынны алучы командага йөгерү юлы тренажеры, икенчегә – көч тренажеры, өченчегә велотренажер бирелде. Башка командалар да дипломнар, медальләр һәм кечерәк спорт инвентарьлары белән бүләкләнде.