“23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көне”

2019 елның 1 марты, җомга

2019 нчы елның 26 нчы февралендә Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар белән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан чара үткәрде.

       Чара яшүсмерләрне Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру; хәрби һөнәрләр, хәрби техника турында белемнәрен ныгыту, балаларда җитезлек һәм тапкырлык, патриотик хисләр тәрбияләү өчен  юнәлдерелгән  иде.

       Әлеге очрашу балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне  якынайтырга ярдәм итте.

       Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 14 кеше катнашты.

       Командалар белән башта разминка үткәрелде. Чара «Авиатөзелеш», «Төймәне так», «Туры китер», “Тоеп бел” уеннары белән үрелеп барды. Уеннар арасында катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, хәрби темага кагылышлы көйләрне белделәр, хәрби һөнәрләр турындагы белемнәрен ныгыттылар.

       Чара ахырында балалар үзләренең якыннарына медальоннар бүләк иттеләр. Бәйрәмнән алар күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International