Гадәттәгечә, Россиядә 1 март көнне мәчеләр көнен – безнең йорт хайваннары билгеләп үтәләр, алар тарих дәвамында кеше белән яши. Бу көнне Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Сосновый бор поселогының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән Бөтендөнья песиләр көненә багышланган «Мягкие лапки, а в лапках царапки» экологик уен үткәрделәр. Балалар песиләр турында бик күп яңа һәм кызыклы мәглүматлар белделәр, үзләре дә песиләре турында сөйләделәр. «Мыеклы кино йолдызлар» викторинасы сорауларына бик теләп җавап бирделәр, «Песиләр портреты» һәм «Песиләр өчен Меню»конкурсларында ,«Мәчеләр һәм тычканнар»хәрәкәтчән уеннарында актив катнаштылар,«Мяу-мяу »дигән күңелле зарядка башкардылар