"Мәңгелек хәтер" дигән чара уздырды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Моннан унтугыз ел элек – 2000 елның 29нчы феврале төнендә десантчыларның 76нчы Псков дивизиясенең 6нчы ротасы Чечен республикасында террорчылар белән бәре­лешә.

Вакыйга Аргун тарлавыгында була. Тигез булмаган алышта 90 кешелек десантчылар ротасы 3 меңгә якын бандитның юлын бүлә. Бәрелештә 700гә якын бандит, 84 десантчы һәлак була. Шулар арасында Чаллы егете,десантчы   Дмитрий Бәдретдинов та була(улгәннән сон) Батырлык ордены белән бүләкләнә  . Шушы 76нчы Псков дивизиясенең 6нчы ротасы десантчыларын  искә алу көнендә Шилнебаш авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе "Мәңгелек хәтер" дигән чара уздырды. Укучыларга  презентация  курсәтелде,фикер алышу оештырылды.
Русия Президенты Владимир Путин Указы белән алышта катнашкан 22 десантчыга  (шуларның 21енә үлгәннән соң), “Русия Герое” исеме, 69 десантчыга (63енә үлгәннән соң) Батырлык ордены бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International