02 март көнне Түбән Суыксу һәм Биклән мәктәпләрендә "Гиндукуш" хәрби дан музее директоры Резедә Равис кызы Зәй шәһәренең "Гвардия" эзтабарлар отряды җитәкчеләре һәм әгъзалары белән очрашу үткәрде. Зәйлеләр безнең районга бик теләп килделәр.Бу эзтабар отрядлары сугыш елларында һәлак булганнар истәлеген кайтару буенча эш алып бара . Чарага МБУ "Форпост" директоры Алексей Васильевич Алексеев , "Форпост" эзтабарлар отряды җитәкчесе Яковлев Владимир Иванович – "Гвардия" эзтабарлар отряды комиссары, шуай ук "Гвардия" эзтабарлар отряды әгъзасы Рябова Светлана чакырылган иде. Алар үз эшләре турында сөйләделәр, хатирәләре белән уртаклаштылар, видеоролик күрсәттеләр.
Очрашуда катнашучылар Тукай районында да эзләнү отрядларын төзергә кирәк дигән фикергә килделәр һәм киләчәктә дә "Гвардия" эзтабарлар отряды белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булыр ,дигән өметтә калдылар
Түбән Суыксу һәм Биклән урта гомуми белем бирү мәктәбе администрацияләренә чараны оештыруда ярдәм күрсәткәннәре һәм кунакларны кунакчыл кабул итүләре өчен аерым рәхмәт белдерәбез,дип яза Резеда Гәрипова