Чаллыда «Сәламәтлек җиңел адым " дигән скандинавия йөреше буенча яңа проект старт алды

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

«Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе инициативасы белән, Президент грантын гамәлгә ашыру кысаларында, шәһәрдә «Сәламәтлек җиңел адым»скандинавия йөреше буенча яңа проект старт алды.Проектның партнерлары булып Пенсия фонды идарәсе, физкультура һәм спорт идарәсе, җаваплылыгы чикләнгән «Проминдустриянең махсуслаштырылган эшкәртү предприятиесе»җәмгыяте , «Танар» гаилә клиникасы тора.

Укулар  20әр кешедән торган    10 төркемдә уза  һәм  Проект буенча белем бирү программасы ике этаптан  тора : теоретик һәм гамәли. Теоретик укытуны Татарстан Республикасының атказанган табибы, «Танар» гаилә клиникасының баш табибы урынбасары Александр Зотов уздыра.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International